Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.
Иннополис 18-19 майда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV халыкара икътисадый форум чараларында актив катнашачак. Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.
Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина Иннополис инновацион үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең төп объектларында булды һәм пилотсыз таксины сынады.
Бүген Иннополиска экскурсия кысаларында Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре, РАНХиГС Executive Master in Public Management (EMPM) программасы тыңлаучылары булды. Алар: дәүләт хезмәткәрләре, шәхси компанияләр җитәкчеләре һәм эшкуарлар, «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар һәм «Яңа вакыт» кадрлар проектында җиңүчеләр – барлыгы 80гә якын кеше.
Иннополиста «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» проектының беренче сезоны финалы чараларына старт бирелде. 59 төбәкнең 297 финалисты 4 көн дәвамында бизнес өчен уеннар һәм уенлы цифрлы карарлар эшләячәк, шулай ук үз эшләнмәләрен экспертлар җәмәгатьчелеге алдында яклаячак.
Иннополиста «Иннополис» махсус икътисадый зонасының 10 еллыгына багышланган стартаплар буенча 21 экспертлар советы узган. IT-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы проектларны сайлап алуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев һәм башка чакырылган экспертлар катнашкан.
Кичә «АртСпейс» Иннополис мәдәни үзәгендә Иннополис шәһәр Советының 2022 ел өчен хисап утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров, шәһәр Советы депутатлары һәм Иннополис халкы катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте мөрәҗәгатен хуплады. Бу мәсьәлә алдан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев катнашында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Икътисад инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутатлары тарафыннан каралды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында 2022 елда «Иннополис» инновацион үзәгенең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Бүген ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле кысаларында Чаллыдан 12 яшьлек Руслан Хәбибуллин Иннополиста булды. Яшь татарстанлы югары технологияләр шәһәренә экскурсиягә килергә хыялланган.