ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген “Роснано” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс Казанга сәфәре кысаларында “Химград” технополисында булды. Шулай ук технополис буйлап экскурсиядә төбәк җитәкчеләре – РФ Инновацияле төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта Татарстанда инвалидлар өчен каралган уңайлыклар, аларга бәйле вазгыять турында сүз барды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс Казанда “Роснано” беренче нанотехнология үзәген ачты. Тантаналы чара үзәкнең инфраструктурасы урнашкан мәйданчыкларның берсе “Идея” технопаркында урнашкан. Икенче мәйданчыгы - “Химград” технополисында.

26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Казанда узачак 27 нче җәйге Универсиадада иминлекне тәэмин итү буенча эшләнгән модель башка төбәкләрдә масштаблы халыкара спорт чараларын уздырганда да файдаланылачак. Беренче чиратта, Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдә. Мәгълүм булганча, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының финал этабын кабул итәчәк шәһәрләр исемлегендә Идел буе федераль окргындагы дүрт шәһәр дә (шул исәптән Казан) бар.
Казан Универсиадасына әзерлектә һәм аны үткәрүдә иминлекне тәэмин итүнең өстәмә чаралары бүген Казан Ратушасында РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырган уртак күчмә киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе булды. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округына кергән башка төбәкләр җитәкчеләре катнашты.
РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев киләсе елның җәендә узачак Казан Универсиадасына әзерлек буенча федераль үзәк белән Татарстан тарафыннан зур эшләр башкарылуын ассызыклады. “Россиянең әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыруга алынуы илнең алга таба да дөнья күләмендәге спорт чараларын кабул итәргә әзер булуын дәлилли”, - ди ул. Аның фикеренчә, мондый чаралар илнең дөнья күләмендә абруен күтәреп, профессиональ спортны үстерүгә этәргеч биреп кенә калмый, алар массакүләм спортны үстерүгә, шул рәвешле, үсмерләр арасында җинаятьчелекне профилактикалауга, җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә дә хезмәт итә. Патрушев әлеге халыкара чараны оештыруга ил җитәкчелегенең зур игътибар бирүен, РФ Президенты Указы белән оештыру комитеты формалаштырылуын, Физкультура һәм спорт буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышларында Универсиаданы оештыру һәм уздырудагы көнүзәк проблемаларның кат-кат күтәрелүен аерым искәртте. Ноябрь аенда РФ Президенты Владимир Путинның Хөкүмәткә атом-төш материаллары, шартлаткыч матдәләрнең күчешен контрольдә тотучы техник системалар буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушуы да мәгълүм булды.
Татарстан җитәкчелеге тарафыннан да зур әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә, мәсәлән, ТР буенча ЭЭМ тарафыннан Универсиада иминлеген тәэмин итү концепциясе, ТР Хөкүмәте тарафыннан мәгълүмат иминлеге системасы эшләнгән. Шулай ук Универсиада объектларының иминлек паспортлары формалаштырылган.
Казан Универсиадасы барган көннәрдә Татарстан башкаласына 15 меңгә якын спортчы, 100 меңгә якын кунак килүе көтелә. “Шушындый масштаблар бездән иминлекне тәэмин итү буенча нәтиҗәле масштаблы чаралар таләп итә”, -ди Николай Патрушев. Аның ассызыклавынча, Казан Универсиадасына әзерлек 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарына әзерлек өчен дә сынау мәйданы булып торачак.
Николай Патрушев 2013 елгы Универсиадага әзерлек буенча федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә зур эшләр башкарылуга карамастан, иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы һәм тиз арада хәл итүне сорый торган берничә актуаль мәсьәлә булуына игътибар юнәлтте. Моңа үз чыгышында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та тукталды. Проблемаларның берсе Казанда әлегә транспорт инфраструктурасы объектларының тулысынча иминлек системалары белән җиһазландырылып бетмәвенә бәйле. Пассажирлар һәм йөк агымына системалы контроль булдыруда да кайбер проблемалар кала. Универсиада объектларында дәүләт янгын күзәтчелеген булдыру, гадәттән тыш хәлләр очракларында халыкка хәбәр бирүне тәэмин итү дә көнүзәк мәсьәлә. “Гражданнар кулындагы һәм хезмәт максатларында кулланылучы корал әйләнешен чикләү, гражданнарның спорт корылмаларына пиротехника алып килүен тыю өчен спорт корылмаларын тиешле техник чаралар белән тулысынча җиһазландыру мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Оператив бүлекчәләрнең, полиция участок уполномоченныйларының, РФ ЭЭМ территориаль органнарының патруль-пост хезмәтенең кадрлар составын да ныгытырга кирәк”, - ди Николай Патрушев.
Вәкаләтле вәкил Михаил Бабич җәмәгать иминлеген тәэмин итү, видеокүзәтү җайланмаларын урнаштыруны финанслау мәсьәләләрен дә федераль Финанс министрлыгы белән килештереп бетерергә кирәклеген белдерде. Бүгенге киңәшмәдә әлеге мәсьәләләрне чишеп бетерү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнергә тиеш.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә каралып беткәннән соң, журналистлар белән булган әңгәмәсендә Михаил Бабич әзерлек эшләренең үз вакытына сыешуына аерым басым ясап, иминлекне тәэмин итү чаралары буенча барлык финанс мәсьәләләренең РФ финанс министрлыгы белән килештерелүе турында хәбәр алынуын җиткерде. Бу максатларга финанслар 2013 ел бюджетында каралган. “Универсиадада иминлекне тәэмин итү буенча барлык материаль ресурслар тиешле күләмдә бүленеп бирелгән. Хәзер барлык эшләр кеше факторыннан гына тора. Аның нюансларын быел булган соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә карарга тиешбез. Хәзер эш тәртибендә каралучы мәсьәләләр генә кала. Алар хәлиткеч стадиядә, даими контрольдә булачак”, - дип белдерде Михаил Бабич.
Бүгенге киңәшмәдә каралган икенче төп мәсьәлә мәгълүмат иминлеген тәэмин итү белән бәйле иде. Николай Патрушев сүзләренә караганда, РФ дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципаль хакимият органнарының рәсми сайтлары иминлеген тәэмин итү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Алардагы мәгълүматлар базасы икътисади көндәшләрдә генә түгел, башка илләрнең федераль иминлек хезмәтләрендә дә зур кызыксыну уята. Бу куркынычка каршы тору чараларын эшләү мөһим. Бу өлкәдә Татарстан, Башкортстан, Мордовиядә нәтиҗәле эшләр башкарыла. Ләкин барлык төбәкләрдә дә моңа игътибар җитми әле.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
Бүген Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанга килде. Аларны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

24
ноябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, ТР эш тәкъдим итүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2013-2014 нче елларга социаль-икътисади сәясәт уздыру һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү турындагы килешүгә кул куйдылар.

23
ноябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Постгенные методы анализа в биологии, лабораторной и клинической медицине” III халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Киселев, Россия Фәннәр академиясе академиклары катнашты.
Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Changi Airports International компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һ.б. катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Әниләр көненә багышланган тантаналы кабул итү булды. ТР Дәүләт киңәшчесе, Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проектында катнашучыларның әниләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International