ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булачак бәйрәм чараларында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә чакырды. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Торак, социаль һәм мәдәни объектлар, җәмәгать киңлекләре һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 32 нче утырышында катнаша.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 2022 елда традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү турында брифинг узды. Бу чара муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Зеленодольскта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узды. Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Бүген Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төхү заводында 03182р проектының ике яңа корабы корпусларын төзи башлау тантанасы үтте. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, Зеленодольск районы администрациясе, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе вәкилләре катнашты.


11
июнь, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International