ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаларның ничек тормышка ашырылуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Россиянең иң яшь шәһәренә нигез салынуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Иннополисның туган көне һәм анда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов котлады.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Эш сәфәренең төп максаты - Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашу.

Киңәшмә Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы мәйданчыгында узды, аны Татарстан Президенты, Россия Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 ел башыннан Татарстанда 500 кеше алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Баш суд приставы Әнвәр Закиров хәбәр итте.


4
июнь, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын, җәмәгать киңлекләрен кору, ташламалы категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм торак төзү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде, алар арасында 2022 елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, «Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының санлы трансформация стратегиясен тормышка ашыруда катнашу бар.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International