ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2022 ел
җомга

Бүген ТАССта «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы базасында «Уенны башла» дигән яңа бөтенроссия конкурсы башлануга багышланган матбугат конференциясе узды, аның финалы 2022 елның ноябрендә Иннополиста узачак. Яңа проект уеннарны уйлап табучыларны, гейм-дизайнерларны, программистларны берләштерергә, аларга үзләре турында белдерергә, һөнәри осталыкның яңа дәрәҗәсенә чыгарга, уникаль уен платформалары булдырырга һәм үз инициативаларына ярдәм итү өчен партнерлар табарга мөмкинлек бирәчәк.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының шул исемдәге федераль проекты кысаларында Россиянең эре университетлары базасында төзеләчәк 30 алдынгы инженер мәктәбе исемлеге расланды. Татарстанда шундый өч мәктәп барлыкка киләчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында Россия моношәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм махсус икътисадый зоналар булдыру мәсьәләләре буенча ведомствоара төркем утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Утырышның бер мәсьәләсе «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясен киңәйтү булды.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда 1 июльдән «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» дигән яңа салым режимы кертелә. Аңа республиканың 18 мең эшкуары күчә ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.


26
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев Новокузнецк шәһәрендә икенче Халыкара шахтерлар Сабантуеның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Бүген Кемерово өлкәсендә 40 меңнән артык татар яши. Кузбасс татарлары арасында шахтерлар Социалистик Хезмәт Геройлары Шәех Зәйнетдинов, Гыйльметдин Идрисов, Советлар Союзы Герое Хәмзә Мөхәммәдиев, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гакый Фазалов, Россиянең Атказанган табибы, Кемерово өлкәсенең Мактаулы гражданы Илгиз Галиев һ.б. лар танылган.


24
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда эш сәфәрендә. Визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы КФУның Чаллы институтында булды, анда алдынгы инженер мәктәбен – машина төзелеше тармагы өчен инженер кадрлар әзерләү буенча федераль проектны тәкъдир иттеләр.

Шулай ук тантанада «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан башка катнашучылар белән 32 төрле килешү төзеде, бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Быел «Казан Экспо» мәйданчыгында 5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталыкның II халыкара чемпионаты узачак. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләренә багышланган брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.


19
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда татар милли бәйрәме - Сабантуйда булды.

Искәртик, быел бәйрәм Казанның өч мәйданчыгында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды.

Милли ишегаллары кунакларны бәйрәмнең барлык урыннарында да уеннар һәм иҗади мастер-класслар, Татарстан муниципаль районнары продукциясе күргәзмәләре, кулдан эшләнгән эшләнмәләр ярминкәсе белән каршы алды.

Кунаклар өчен халык күңел ачулары, гадәттәгечә ярышлар каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International