ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «2021/2022 елның ягып җылыту чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш йомгаклары һәм 2022/2023 елның ягып җылыту чорына әзерлек буенча бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу максатларга 2,4 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Брифинг интернет челтәрендә (рәсми сайт һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында), шулай ук видеоконференцэлемтә режимында – республиканың барлык муниципаль районнарында трансляцияләнде.


22
май, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәт базарында күрсәткечләр динамикасы чагыштырмача тотрыклы дип характерлана. Эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача 2,3% тәшкил итә (Россия буенча уртача – 4,2%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 416 ишегалдында юл эшләре бара. Шул ук вакытта 140 ишегалдында юл эшләре  тәмамланып килә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн. 494 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча план 66%ка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча (ИЖС) план үтәлеше 56% тәшкил итә: 6 мең 930 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5%ка бәяләнә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин 2022 елның беренче кварталында аренда түләүләре буенча бурычларны киметү эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин да катнашты.


20
май, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ESG-көн тәртибенә сәүдә һәм сәнәгать палаталарының йогынтысы» сессиясендә чыгыш ясады.

Чара Халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы һәм «Россия – ислам дөньясы: Kazansummit 2022» икътисадый саммиты кысаларында узды.

Форум спикерлары: РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев һәм башкалар.

Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлануга багышланган истәлек ташын салу тантанасы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.

Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы" темасына багышланган.

Саммитның төп темалары - ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International