Ярышларда 15 илдән 90 команда катнашты. 1,2 млн. сум күләмендәге приз фонды белән чара Иннополис Университеты базасында ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренү үзәге тарафыннан оештырылды. Халыкара хакатон нәтиҗәләре буенча беренче урынны Мәскәүдән ClosedAI командасы яулады. Икенче урында – Сколководан Gradient Kekpointing командасы. Өченче урынны Мәскәүдән DrugANNs һәм Semyons командалары бүлеште, аның составында Санкт-Петербург һәм Венадан (Австрия) эшләүчеләр бар иде.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «2021 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
2022 елда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 34 млн. данә агач үсентесе үстерергә планлаштыра, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы 97%ка яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Көздән 479 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программалары, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программалар график нигезендә үтәлә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде.
Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүгенге утырышның төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасында 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек .
2022 елдан башлап, барлык объектлар буенча сату-алу килешүләренең гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китмәсә һәм әлеге бәя кадастр бәясеннән ким булмаса, физик затларга торак күчемсез милек объектларын һәм җир кишәрлекләрен сату турында декларация тапшырырга кирәкми. Бу хакта һәм 2022 елгы декларация кампаниясенең башка үзенчәлекләре турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (КБДР) кертү эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.