Татарстанда торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программалары, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программалар график нигезендә үтәлә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде.
Утырыш барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүгенге утырышның төп мәсьәләсе – Татарстан Республикасында 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек .
2022 елдан башлап, барлык объектлар буенча сату-алу килешүләренең гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китмәсә һәм әлеге бәя кадастр бәясеннән ким булмаса, физик затларга торак күчемсез милек объектларын һәм җир кишәрлекләрен сату турында декларация тапшырырга кирәкми. Бу хакта һәм 2022 елгы декларация кампаниясенең башка үзенчәлекләре турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (КБДР) кертү эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында торак төзелешенең еллык планы 33%ка үтәлгән – 915 мең кв. метр торак тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты буенча 27 җәмәгать киңлеген һәм 6 объект – кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләрне төзекләндерү планлаштырыла. Гомумән алганда, агымдагы елда федераль һәм республика программаларында Татарстан территориясендә 65 объектны төзекләндерү каралган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан территориясендә язгы ташуларның барышы турындагы мәсьәләне күтәрде.
Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Сколково» фонды идарәсе рәисе Игорь Дроздов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.