Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Чарада катнашучылар «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының хокук саклау сегментын кертү һәм үстерү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
2022 елда Татарстанда 9 млрд. сумга 1 200 ишегалды төзекләндереләчәк. Республика хакимияте «Безнең ишегалды» программасы күләмен киметергә җыенмый, дип хәбәр итте брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Брифинг барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2023 елга төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча гомумроссия онлайн-тавыш бирүне үткәрүгә багышланды.
Татарстанда озак саклана торган азык-төлекне ваклап сату күләмнәре кими бара. Моңа яңа тәэмин итүчеләр белән килешүләр төзү, кайбер позицияләр буенча товар китерүләрне арттыру, бер кулга сатуны чикләү дә ярдәм итә. Бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Соңгы атна эчендә Covid-19 авырулар санының күрсәткече республика буенча 13%ка кимеде. Әмма профилактика чаралары элеккечә үк мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика программа чараларын тормышка ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 903 торак пунктта 18 мең 164 йортка потенциаль рәвештә газ кертелергә тиеш. Газ кертү эшләре Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортына үтте.
1 апрельдән республикада гадәттәгечә санитар-экологик икеайлык башлана. Барлык күзәтчелек органнары булачак чараларга тиешенчә оештыру эшләрен башкарды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.