ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2010 ел
сишәмбе

Киләсе елдан башлап ил гражданнары медицина иминияте компаниясен һәм дәвалау учреждениеләрен үзләре сайлауга хокуклы. Моңа 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк “РФ Мәҗбүри медицина иминияте турында”гы яңа федераль канун җирлек тудыра. Моннан тыш, киләсе ел башыннан әлеге закон гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, “РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы канун да эшли башлый. Мәҗбүри медицина иминияте системасындагы үзгәрешләр хакында бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов белән ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды башкаручы директоры Алсу Мифтахова сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Малайзиядә.

13
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстан башкаласына Франциянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Илче һәм делагация әгъзалары белән очрашты.

12
декабрь, 2010 ел
якшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Волгоград өлкәсе губернаторы Анатолий Бровко очрашты. Искәртеп үтәбез, бүген республикага ике көнлек эшлекле визит белән Волгоград өлкәсе делегациясе килде.
Якындагы 5–7 елда Татарстан тулай төбәк продуктында It–тармагы өлеше 7–10 процент тәшкил итәргә тиеш. Моның өчен республикага 20 мең тирәсе It-белгечне җәлеп итәргә кирәк.

11
декабрь, 2010 ел
шимбә
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков Татарстанга эшлекле визит белән килде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе оператив төркеме белән ТР Гадәттән тыш хәллләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе Ми-8МТВ вертолетында һавага күтәрелде. Аларның максаты Татарстанның аномаль һава шартларыннан зыян күргән муниципаль районнары территориясендә торгызу эшләре барышын контрольдә тотудан гыйбарәт.
РФ Премьер-министры Владимир Путин Татарстанга, Ульяновски һәм Самара өлкәләренә электр белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә соңгы срок куйды.

“Бу срокта яки дүшәмбе эшләр тулысынча диярлек кенә түгел, ә бөтенләй төгәлләнгән булырга тиеш”, - дип белдерде бүген Хөкүмәт башлыгы.

10
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүген Казанның Авиатөзелеш районы Павлов урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән унынчы йорт кулланышка тапшырылды. Бу йортта фатирлы булу бәхетенә ирешкәннәр өчен бәйрәм көненә әйләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан урман хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен истәлекле вакыйга – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының өр-яңа бинасы рәсми ачылды. Шушы шатлыкны уртаклашырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Андрей Карпилович, Санкт-Петербург дәүләт урман техник академиясе ректоры Андрей Селиховкин һ.б. рәсми кешеләр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International