Бүген Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләренең югары вазифаи затлары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.
Төп тема “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын (АПК) гамәлгә кертү проектын тормышка ашыруга багышланган иде.
Очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприян һәм “Имин шәһәр” АПК ның Баш конструкторлар советы вәкилләре катнашты.
2-4 декабрьдә Иннополиста икътисадның өстенлекле тармакларын цифрлы трансформацияләү буенча зур күләмле Digital Innopolis Days форумы узачак. Анда РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев катнашачак, ә спикерлары “Росатом”, “РЖД”, “Ростелеком” компанияләре, шулай ук Россия югары уку йортлары вәкилләре булачак.
Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт хезмәтләре порталында узучылар саны буенча лидерлар рәтене керде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында сөйләде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда республика программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнү стадиясендә. Барлык 17 программаның гомуми үтәлеше 90% тәшкил итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Covid-19 авыруы таралуга каршы көрәш буенча чаралар хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Төп максаты – “РФ оборона өлкәсендә бурычларны хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы” дигән VII ведомствоара фәнни-гамәли конференциядә катнашу.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Татарстанда юл эшләре программасы уңышлы төгәлләнә. Аның гомуми суммасы - 38,6 млрд сум.
Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген ТАСС матбугат үзәгендә матбугат конференциясе узды, анда “Цифровой прорыв” конкурсы, “Россия – мөмкинлекләр иле” проекты ярымфиналларына нәтиҗәләр ясалды, шулай ук финал этабын уздыруның урыны һәм датасы игълан ителде.