Татарстан Республикасы Хөкүмәте агымдагы вакыйгалар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча Чаралар планын әзерләде. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидһәт Шәһиәхмәтов хәбәр итте.
Коррупциягә каршы көрәш Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре санына керә.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин беренче Бөтенроссия яшьләр коррупциягә каршы форумы ачылышында хәбәр итте.
Иннополис территориясендә нинди проектлар гамәлгә ашырылачагы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Иннополиста яңа объектлар төзү өчен билгеләнгән берничә мәйданчыкны карады.
Быел БДИның контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр аз кертелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
Татарстан Республикасы чиге турындагы белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган республикакиңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм минераль ашламаларны туплау турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Наил Залаков сүзләренчә, "быелгы кыш гадәти түгел, сыклар булмады, кар да башка еллардагыдан азрак яуды. Җылы февраль кар катламын киметте. Язгы чәчү эшләренең алданрак балану ихтималы бар".
Татарстан Республикасында 2020 елның 28 февраленә 568 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 19%ы. Динамика атнага166,2 мең кв. м. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Буа районы республиканың Идел арты үзәге булып танылды һәм конкурентлы өстенлекләргә ия. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.
Бүген көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буа районында булды. Максаты – Буа районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашу иде.
Авыл хуҗалыгы Апас районы икътисадының стратегик мөһим тармагы санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Апас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда Апас районы башлыгы Равил Хөснетдинов катнашты.
Утырыш Каратун тимер юл станциясе поселогының мәдәният йортында узды.