ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Илкүләм иминлек фондыннан инвестицияләр алыр өчен Татарстанга зур күләмле нефть химиясе проектлары кирәк. Этан һәм сыекландырылган углеводород газларына кайтарыла торган акцизлар Россиядә газ чималыннан полиолефиннар җитештерүче эре заводлар ачылуын тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта кайтарыла торган акцизлар мөмкинлеген куллану өчен республика предприятиеләре инвестпрограммаларын киңәйтергә тиешләр. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин белдерде. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Сатып алулар ачык һәм нәтиҗәле системасы булмаса илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

Бу хакта бүген Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.

Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. 


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2020 елның 29 гыйнварыннан 11 февральгә кадәр чираттагы ялда була.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе шартларында дәүләт статистикасы органнары объектив һәм тулы мәгълүмат чыганагының аерым ролен алды. Соңгысы республика хакимиятенә барлык татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан статистика хезмәте һәм Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков хәбәр итте.

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә киңәйтелгән киңәшмә барышында ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән компаниянең 2019 елдагы эшчәнлегенә алдан чыгарылган нәтиҗәләр, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын раслау, 2020 елга капиталь кертемнәр программалары.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “МТС” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, “МТС” ГАҖ вәкилләре Руслан Ибраһимов, Игорь Егоров катнашты.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген яңа ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын коллективка тәкъдим итте.

Бу чара ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы бинасында (Казан) узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International