ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында булды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессияләнгән 54 727 кешенең, аларның гаиләләренең исемнәре һәм язмышлары Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томында мәңгеләштерелгән.


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында 2024 елда Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау һәм торгызу мәсьәләләре буенча брифинг узды. Төп нотык белән Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында БРИКС илләренең милли статистика хезмәтләре җитәкчеләренең XVI очрашуы узды. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе Сергей Галкин сәламләде.

Казанда XVI БРИКС саммиты үз эшен төгәлләде - 2024 елда Брикс берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислегенең төп вакыйгасы, ул «Гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күп яклылыкны ныгыту» девизы астында уза.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Казандагы БРИКС саммитының дөньякүләм кызыксынуга ничек тәэсир итәчәге, интернет-һөҗүмнәрдән ничек сакланулары, Татарстан Рәисе кем белән очрашуы һәм ни өчен чәкчәкнең бөтен дөнья игътибарын җәлеп итүе турында фикер алыштылар.

Брифинг видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнарында трансляцияләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе Гомбожавын Занданшатар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Монголия делегациясе Татарстанда Россия Федерациясенә эш сәфәренә һәм БРИКС саммитында (2024 елның 22-26 октябре) катнашу кысаларында килде.


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International