Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында банк секторында финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре буенча брифинг узды.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларын - рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрне актив җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы культураларын җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә бер илкүләм проект, ике дәүләт һәм 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 185 данә төрле тармак учреждениесе керә. Бу объектлар саны буенча да, финанслау күләме буенча да иң кколачлы өлкә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин искәртте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.
Бүген Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин булды. Алар вертолет техникасы җитештерү, яңа җитештерү-укыту үзәге белән таныштылар, шулай ук предприятиенең перспектив проектларын бәяләделәр.
Кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.
РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Татарстанга эш сәфәренә килделәр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатуында делегация Иннополиста булды, анда бу көннәрдә Digital Innopolis Days & Innopolis AI Conference халыкара форумы уза. Форум ясалма интеллект, робототехника, мәгариф һәм кадрлар әзерләүдәге инновацияләр өлкәсендәге кейсларга юнәлтелгән.
3 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия күнегүләре үткәрә. Күнегүләргә федераль башкарма хакимият органнары, төбәк җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар җәлеп ителәчәк. Шулай ук гражданнар оборонасы чараларын эшкәртүдә штаттан тыш авария-коткару формированиеләре катнашачак.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев Зеленодольскта «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе" АҖ составына керүче «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.
Бүген республикада эшкә сәлә халыктле яшьтән өлкәнрәк 935,1 мең кеше яши, бу республика халкының 23,3%ын тәшкил итә. Озак яшәүчеләр категориясенә (100 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк) 233 кеше керә: 24 ир-ат һәм 209 хатын-кыз. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Брифинг 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә багышланды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза сервисы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Молодиевский белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.