Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мали Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Мали Республикасы делегациясен сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры республикага визит илебезнең уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлегендә яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Машина төзүчеләр көне белән котлавы.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел ике зур чара берләштереләчәк: бизнеста һәм мәгарифтә инновацияләр буенча ел саен үткәрелә торган Digital Innopolis Days форумы һәм ясалма интеллект буенча AI IN конференциясе. DID x AI IN 2024 спикерлары: Сбер, Яндекс, ДОМ.РФ, КАМАЗ, Интер РАО, Эйдос-Робототехника, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм тармак министрлыклары экспертлары чыгыш ясаячак.
Татарстанда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - 27,8 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 1 млн 308 мең га, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы суктырылган, 3 млн 645 мең тонна ашлык суктырылган Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнеп килә, 1 млн 308 мең га мәйданда суктырылган, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 22 муниципаль берәмлектә 322 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 94%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ике атнада, файдалануга тапшырылган 19 муниципалитеттагы 64 объектны да кертеп, 427 йорт төзелеп беткән.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турнирын ачу тантанасында катнашты. Чара «Яшь гвардия» балаларны савыктыру лагере базасында узды (Казан, Горький шоссесы).
Турнирда катнашучыларны һәм спортчыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Алексей Песошин: "Футбол традицион рәвештә татарстанлылар арасында иң массакүләм һәм яраткан спорт төрләренең берсе булып тора. Республикабызда бу спорт төре белән 64 меңнән артык кеше шөгыльләнә», - диде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема – быелның беренче яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре.