Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, 2024 елның 1 нче яртыеллыгында компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру каралды
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумын ябу тантанасы узды. Чарада Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортында 2024 елда урман фондында урман хуҗалыгы һәм янгынга каршы чараларны һәм табигатьне саклау акцияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.
Kazan Digital Week халыкара форумының эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында финанс секторында яңа технологияләр турында сессия узды.
Бүген Казанда «Төзелеш экспертизасы институтын үстерү» VIII халыкара конференциясе ачылды.
Чараны Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Россия Главгосэкспертиза үткәрә.
Конференциядә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Казан Экспо» ХКҮдә Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы старт алды – бу төп тармак чараларының берсе, анда гадәттәгечә Иннополис инновацион үзәге катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашты.
Алексей Песошин Казандагы 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында (Четаев ур.) сайлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тармакның финансистларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле финансистлар һәм финанс тармагы ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне финансистлар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм дәүләтнең икътисадый системасын үстерүдә һәм ныгытуда финанс өлкәсе хезмәткәрләренең әһәмиятле ролен ассызыклауга юнәлдерелгән", - диелә котлау текстында.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2025-2027 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
БРИКС илләренең беренче инновацияләр форумы 2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Иннополис Университетында киңәйтелгән составта яңа берләшмә илләре катнашында узачак.
Чара программасында дүрт тематик юнәлеш бар: "Химия һәм материаллар", "Квант технологияләре, ИКТ, микроэлектроника", "Авыл хуҗалыгы һәм биотехнологияләр" һәм "Экология һәм утильләштерү".