ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика буйлап эш сәфәре кысаларында Нурлат муниципаль районында булды.  

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты басулардагы хәлләр, урып-җыю барышы белән танышты.

Моннан тыш, Нурлат районында Рөстәм Миңнеханов 200 урынлык яңа авыл мәдәният йортын ачуда катнашты (Рус Богдашкиносы авылы).  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонты тәмамланган 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов республиканың өч районы – Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.

Аксубайга килүгә үк, Татарстан Республикасы Президенты уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Аксубай штп янындагы басуда оештырылган иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.

Сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыю барышы белән танышачак, уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак. 

Татарстан Республикасы кырларында 2,5 млн тоннадан артык ашлык суктырылды. Барлык мәйданнарның 58 проценты яки 860 мең гектар басуларда уңыш җыелда.

Бу хакта ТР Премьер-министры руныбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режмында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте итте. Ул Татарстан Хөкүмәте йортында Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә басуларда эшләү өчен һәр көнне мөмкин кадәр файдалы уздырырга, бөртеклеләрне урып-җыю темпларын тизләтергә, уңышны җыеп алырга һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә өндәде.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.   

Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә хезмәтне саклау өлкәсендәге күрсәткечләрне дә хәбәр итте.


5
август, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы оешуга 15 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. Тантана Казанда «Пирамида» КСККда узды. Танатанада шулай ук «Росреестр ФКП» ФДБУ директоры Александр Широкорад, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБҮнең Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры Ленара Мозаффарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.   

Тантана ведомство тарихы турында фильм күрсәтүдән башланды.     

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Лениногорск муниципаль районында эшлекле очрашуда булды.

Илдар Халиков һәм аны озата йөрүчеләр Лениногорскиның үзәк хастаханәсенә юнәлделәр, анда капиталь төзекләндерүдән соң балалар стационары ачылган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Баулы районында булды. Аны Россия Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Ринат Хәеров, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин,  “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озата йөрде.

Искә төшерәбез, ИлдарХаликов Баулы нефтенең 70 еллыгына багышланган тантанага әзерлек һәм аны уздыру буенча  республика оештыру комитеты рәисе булып тора. Бу юбилейны 27 августта уздыру планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре  кысаларында Россия спорт министры Виталий Мутко белән очрашты.

Очарашу барышында илебез спортын үстерү, Россия спортчыларының  Бразилиядәге (Рио-де-Жанейро) Олимпия уеннарында катнашулары һәм башкалар турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, Олимпия уеннарында Россия җыелма командасында Татарстаннан 13 спортчы катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International