Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.
Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә Галиев мәчетенең тантаналы ачылуында катнашты. Чара Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме кысаларында узды.
Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. сум каралган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов үтеп баручы елның 2015 елга алдан ясалган йомгаклар турында кыскача гына хәбәр итте, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый чаралар гадәтигә әверелә.
Үтеп баручы 2015 ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, сәнәгать продукциясе күләмнәре буенча республика үткән елгы дәрәҗәдән алгарак китте, социаль өлкәдәге барлык йөкләмәләр үтәлгән, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч үткән елгы дәрәҗәдән артып китә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга югары дәрәҗәдәге белгечлеге, Татарстан дәүләт хакимияте органнарында нәтиҗәле эше һәм массакүләм матбугат чаралары үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Бүләк тапшыру бүген ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуы кысаларында үтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Андрей Кузьмин бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнгән.
Татарстан 2-3 елда энергетика базарындагы вәзгыятьне кискен үзгәртәчәк, дип ышана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Чара Казан федераль университетында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыкалаганча, бүген тулаем югары мәктәп системасында һәм КФУда барган үзгәрешләр уңай тәэсир калдыра.
Казан (Идел буе) федераль университетында медицина белемен үстерү һәм университет клиникасын булдыру турында бүген югары уку йортының попечительләр советында фикер алыштылар, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты.
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Федераль Университетның медицина объектларын карады. Программаның беренче пункты Волков урамындагы РКБ-2 булды. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә алдынгы тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге трансляцион медицина үстерелә.