ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзелеше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014  елга игенчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләренең рейтингын тәкъдир итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гражданнарга торак төзелешенә җитдирәк игътибар итәргә һәм гражданнар өлешләп инвестицияләр кертеп төзелүче объектларны тәмамлау эшләрен контрольдә тотарга өндәде. 

Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга багышланды. 

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиновникларга бүләкләрне кабул итү һәм бүләк бирүне тыйды  


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Без киләчәктә дә  Татарстан Республикасы автомобиль спортына ярдәм итәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Татарстан Республикасы авто-спорт сезонына йомгак ясау буенча традицион тантанада хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы автоспорт пилотлары һәм ветераннары катнашты. 

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бүген Республика “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “Йолдызлык” иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм   буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән чарада, иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантларны ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән чарада, иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты.

Чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, министрлык җитәкчеләре, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, югары уку йортлары ректорлары, Россия төбәкләреннән икътисадта сыйфатлы алгарыш ясау максатларында яшьләрнең потенциалын үстерү белән кызыксынган алдынгы компания җитәкчеләре, экспертлары һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ атказанган артисты Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Дәүләт бүләге аңа "күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен" бирелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International