ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр имгәнү – 26, үлем – 16. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.
Шундый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Бүген көннең икенче яртысында Олы Әтнә авылында Әтнә муниципаль районы барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Утырыш РФ Президентының 2012 нче елның 7 нче маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” Указы күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар планын раслауга багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Утырышта 2015 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2016 елга бюджетлар расланды.
ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая имзаларын куйдылар.
Бүген С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залынды "Ана булу изгелеге" бөтенроссия программасының дүртенче форумы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Форум гаилә тормышының рухи-әхлакый гадәтләрен саклап калу юлларын табуга багышланган иде.
Татарстан Республикасы берничә юнәлеш буенча Кытайның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе белән хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе генераль серкретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашуында сүз барды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Хэ Чжэньвэй Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай делегациясенең "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Казан вертолетлар заводында танышу экскурсиясендә булганнары хакында хәбәр итте.
Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланган иде.
Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.
Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды.