ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Мәскәү өлкәсе делегациясе губернатор Андрей Воробьев җитәкчелегендә Универсиада авылында булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар озата йөрде. 

Бүген Татарстага эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев килде. Аны  «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген эш сәфәре кысаларында  кунак Универсиада авылында төзелгән инфраструктура белән танышырга җыена: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә булачак, шулай ук Авылдагы торак йортларының берсендә яшәү шартларын бәяләячәк. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар озата баруында  Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты. Бүген үк шәһәрдә яңа буын китапханә ачылды.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Аны “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура ядкәрләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры Артем Силкин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Enginееring Construction Corporation – ССЕСС) Татарстан Республикасы белән юллар төзелеше белән бәйле кайбер проектларны, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек итү теләге булуын белдерде.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады, анда шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышты. Ибирапуэра зурлыгы буенча шәһәрнең икенче паркы санала һәм 140 гектар мәйданны били. Парк табигать элементлары һәм архитектура төзелмәләрне камил рәвештә берләштерә торган комплекс булып тора. Аерым алганда, биредә берничә музей, күргәзмә үзәге, планетарий, астрофизика мәктәбе һәм администрация бинасы бар.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул кунакханә комплексын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
19 август көнне Казанда Социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы кысаларында гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш кертүчеләргә ТР Президенты премияләре тапшырылачак. Премияләр шәхси затларга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Әлеге бүләккә 2 граждан (250шәр мең сум) һәм 3 оешма (400әр мең сум) ия булачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурска 40 шәхси заттан һәм 41оешмадан заявкалар килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International