Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш «Гамәл кылырга вакыт: уртак көчебез белән – тотрыклылыкка һәм үсешкә» девизы астында узды.
Утырышта нотык белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Россия инвесторлар өчен, салым йөкләнешен арттырмыйча, максималь ирекле, алдан исәп тотарлык һәм ачык шартлар тудырачак, дип белдерде Владимир Путин.
Бүген 16 нчы Су спорт төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Россия Coca-Cola (BonAqua бренды) компаниясе белән «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО арасында партнерлык турындагы килешү имзалау тантанасы Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Coca-Cola HBC Eurasia компаниясе генераль директоры Стефанос Вафеидис, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.
Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессиянең модераторы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Инновацион регоннары ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы үткәрелде. Җыелышны РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин ачып җибәрде. Ул, аерым алганда, РИРАнең күптән түгел биш еллыгын үткәргәнен билгеләп үтте. «Шул вакыт эчендә РИРАнең үз йөзе формалашты, ул инновацион икътисадның актив катнашучысы булды, - дип әйтте Сергей Нарышкин. – Бүген заман Ассоциация алдында принципиаль яңа максатлар куя, аларда инновацион алымнарны алыштырып булмый».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Кризис: мифлар һәм чынбарлык. Нәрсә эшләргә?» темасына Сбербанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы – Россия Сбербанкы 2009 елдан бирле зур инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында, Петербург халыкара икътисадый форумында, Сочидагы инвестицион форумда традицион рәвештә оештыра торган чара.
Бүгенге эшлекле иртәнге аш «Кризис: мифлар һәм чынбарлык. Нәрсә эшләргә?» темасына багышланды.
Татарстан Республикасы, Россия регионнарының берсе буларак, Согуд Гарәбстаны белән икътисадый партнерлыкны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны вице-премьеры - оборона министры, варис принц урынбасары Мөхәммәд бен Сәлман Әль Согуд белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Санкт-Петербургта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш сәфәре кыла.
Бүген Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды.
IBM компаниясе Иннополис инновацион юлдаш шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты булу теләген белдерде. Бүген бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов WSI җитәкчелегенә 2019 елда WorldSkills Competition уздыру буенча, Россия Федерациясеннән кандидат буларак, Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен горурлык та, җитди җаваплылык та, диде ул, алда зур эшләр көтә.