ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашты.

Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумында кысаларында «Ленэкспо» мәйданчыгында узды.

Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Россия территориясендә «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру буенча хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.

Документка «Россия автомобиль юллары» («Росавтодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм «Федераль проект финанславы үзәге» ААҖ идарәче директоры Илья Пономарев имза салды.

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында “Росатом” атом энергетикасы буенча Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры Сергей Кириенко куйдылар. 

Бүген Санкт-Петербургта "Россети" ААҖ һәм Татарстан Республикасы арасында электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүне имзалау Петербург халыкара икътисадый формуы кысаларында узды. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Ирак Республикасы вице-президенты Усама әл-Наджафи алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикерләште. Очрашу Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "КАМАЗ" компаниясе павильонында узды.

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Композит” ХК генераль директоры Леонид Меламед белән очрашты. Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды. 

Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын гамәлгә ашыру өчен "пилот" регионнарның берсе булды. Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында, бер яктан СИА һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, икенче яктан Татарстан Республикасы, Алтай крае һәм Ханти-Манси автономияле округы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.

Сәфәренең төп максаты – XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу.

Санкт-Петербург булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салу чарасында катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы академиясе ректоры Оксана Капинус белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук РФ Генераль прокуратурасының органнары һәм оешмалары эшчәнлеген тәэмин итүнең баш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев, Татарстан Республикасы Иминлек советының секретаре Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы (СУАР) делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук КХРның СУАР Коммерция департаменты башлыгы Ся Гуантай, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында яклар Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән, Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы арасындагы региональара хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International