ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан, Россия регионы буларак, әлегә Фарсы култыгы илләре, тулаем гарәп дөньясы илләре базарларында начар тәкъдир ителгән, һәм без соңгы елларда бу юнәлештә җитди эш алып барабыз, форумнарда катнашабыз, потенциаль партнерлар эзлибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting еллык инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) Икътисад министры Солтан Әл- Мансури белән очрашты.

Очрашу бу көннәрдә Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында узды. Очрашуда шулай ук БГӘдә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасының Дубай шәһәрендәге сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда Annual Investment Meeting (AIM-2015) ел саен үткәрелә торган инвестицион форум утырышында Татарстан Республикасындагы инвестицион климат турында сөйләде. Инвестицион форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешне тәүмин итүдә роле турындагы панель дискуссиядә катнашты. Доклад белән чыгыш ясаучылар арасында Халыкара сәүдә палатасы генераль секретаре Джон Данилович, БМО Генераль секретаре урынбасары Канде Юмкелла, халыкара үзәкнең башкарма директоры Аранча Гонзалес бар иде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Миңнеханов эш сәфәре белән Дубай шәһәрендә. Сәфәрнең төп максаты - халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу.

29
март, 2015 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына 2015 ел Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлау телеграммасы җибәрде.

Котлаулар спортчылар командасына, «Зенит-Казан» волейбол командасының баш тренеры В.Р.Алекнога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х.Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А.Кантюковка адреслана.


28
март, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында азык-төлек базарындагы ситуация турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. Николай Титов хәбәр иткәнчә, ваклап сатуда продукция ассортименты зур, төп продуктларга бәяләр тотрыклану күзәтелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык игълан итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Кичә “КАМАЗ”ААҖ нең (Чаллы) җитештерү мәйданнарын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкчи карадылар. Кунакларны ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрделәр.

27
март, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы «Алабуга» МИЗда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Аутоматив Гласс Альянс Рус» АО һәм «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ Төркия заводларының җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Алабуга» ППТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм Алабуга мунициципаль районы администрациясе җитәкчелеге озата йөрде.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ Күзәтчелек советы утырышында белдерде. Чара “Алабуга” МИЗның Административ-эшлекле үзәгендә үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International