ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының һәлак булган гражданнары гаиләләренә 1 млн. сум биреләчәк.


11
март, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адмирал» сәүдә үзәге (Казан) янгыны урынында күчмә киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов янгын урынын карап чыкты, хокук саклау органнарына янгын сәбәпләрен ачыклау буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның оборона предприятиеләре ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Бу бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Вениаминович Селифанов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

11 март көнне Татарстан Президенты Казан шәһәренең яһүдиләр оешмасы белән очрашу уздырды, аның кысаларында оешма эшчәнлеге белән багланышлар һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре турында сүз барды. Милли-мәдәни һәм дини оешмалар җитәкчеләре белән элемтәдә булу хакимияткә Татарстанда яшәүче барлык халыклар ихтыяҗларын да исәпкә алырга, җәмгыятьтә дуслык һәм татулыкны сакларга мөмкинлек бирә, - дип әйтте Президент.

Казанда синагога фасадын ремонтлау, яһүдиләр музыкасы фестивален уздыру – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәре яһүдиләре оешмасы һәм яһүдиләр оешмасының Татарстан яһүдиләре милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуы барышында бу һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик, яһүдиләр оешмасы рәисе, Татарстан яһүдиләре милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок һәм башкалар катнашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында агымдагы елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын уздыруга багышланган әзерлек чаралары турында брифинг уздырылды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, ТР Президенты киңәшчеләре Олеся Балтусова һәм Наталья Фишман, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


10
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан мәгълүмат технологияләре, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, ятмаларны эшкәртү, мәгариф, туризм өлкәсендә Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашуда хәбәр итте.

Бүген без ирешкәннәр реаль проектларда чагылыр дип ышанам. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран Ислам Республикасы) Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашудан соң хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов, Иран массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп хәбәр иткәнчә, Иранда ул беренче мәртәбә генә түгел. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек үсеше мөмкинлеген югары бәяли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International