ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга

Терлекчелек һәм авылларда хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү чаралары буенча бөтенроссия киңәшмәсен бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремленнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе вице-губернаторы Ли Юджи әфәнде белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Кытай делегациясе әгъзалары катнашты.

Бүген традиция буенча туй көне саналган җомга көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" гаилә үзәге янында агач утыртуда катнашты. Республика башлыгы белән Казан мэры Илсур Метшин алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар белән бергә агачлар утыртты.

Бүген Казанга 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән танышу өчен ФИФА һәм "Россия-2018" оештыру комитеты вәкилләренең уртак делегациясе килде. “Казан-Арена” стадионында делегация әгъзалары белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы буенча белем бирү семинары уза. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәмТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар. Чара видеоконференцэлемтә форматында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән көн дәвамында үткәрелә.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы проекты турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, алдан төрле утырышларда программа проекты буенча фикер алышканнар, шул исәптән Леонтьев үзәге белгечләре - “ТР үсеше стратегиясе - 2030” программасын эшләүчеләргә, “ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсендә дә тәкъдим ителде.

Наил Мәһдиев бүген Чаллы шәһәре советы тарафыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында расланды. Шәһәр советы сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шәһәр башлыгына Чаллы потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыруын теләде.

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-парк белгечләре өчен арендалы йортта, Җиңү паркында һәм Sunrise City торак комплексында булды. Аны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Бүген Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖнең фәнни-техник үзәгендә булды. Завод гендиректры Сергей Когогин белән Татарстан Республикасы Президенты предприятиенең яңа эшләнмәләрен карады – гибрид көч җайланмалы йөк машинасы, махсус техника өчен шасси һәм яңа двигатель.

2015 елга ТР бюджеты проектын бүгенге көндә нинди рәвештә булса, шул килеш кабул итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Республика Хөкүмәте башлыгы киләсе елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстанның төп финанс законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International