ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Татарстанның Johnson&Johnson компаниясе белән медицина өлкәсендә озак хезмәттәшлек итүнең уңай тәҗрибәсе бар һәм ул киләчәктә хезмәттәшлек үсешенә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков компания делегациясе белән очрашу барышында белдерде. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Икътисад министры Артем Здунов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында парламент депутатлары, министрлык һәм ведомство вәкилләре “2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектына төзәтмәләр кертү хакында фикер алыштылар. Аны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан кремлендәге резиденциясендә узды. Исегезгә төшерәбез, Төрекмәнстанның әлеге вәкиллекле делегациясе Татарстанга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлеге буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең икенче утырышында катнашу өчен килде.


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы – Россия Федерациясе җитәкчелеге булдырган программаларның иң нәтиҗәлеләренең берсе. Мондый фикерне бүген Мәскәүдә “Россия бүген” ХМАнда “Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау” темасына узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис, РФ Дәүләт Думасының төзелеш сәясәте һәм ТКХ буенча комитеты рәисе Галина Хованская, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Бүген “Казан” халыкара аэропортына Перу Республикасы Президенты Ольянто Умала самолеты килде. Кунакны гадәттәгечә милли икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Очрашуда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Уфада (Башкортостан). Монда Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәсе уза.

Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, башкаланың зооботаника бакчасы да зур үзгәрешләр кичерәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, “Татинвестгражданпроект” институты объектны төзекләндерү буенча проект эскизы төзегән. Әлеге оешманың директоры Гадел Хөснетдинов бүген ТР Хөкүмәтендә узган брифингта хәбәр иткәнчә, “түгәрәк өстәл”ләр оештырып, проектны өйрәнәчәкләр, тикшерәчәкләр һәм бер ай эчендә ул расланырга тиеш. Зооботаника бакчасын төзекләндерү эшләре исә киләсе ел башына планлаштырыла.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимир Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, сәнгать әһелләре һәм Марсель Сәлимҗанов шәхесен, иҗатын ихтирам итүчеләр килгән иде.

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, зур тантана уздырылды. Полиция вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, министрлык аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре, ТР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм башкалар катнашты.


9
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чаллы елгасы аша реконструкцияләнгән күперне карады.

Эш сәфәре «КАМАЗ-Мастер» командасы полигоныннан башланды, ул анда узышчылар белән очрашты һәм «Дакар-2015» катнашачак автомобильләрне карады.

Аннары Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән Рөстәм Миңнеханов ике шәһәр объектында булды, берсе – шул көннәрдә тәмамланган объект, икенчесенең төзелеше 2020 елга кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International