Татарстан төрек бизнесы өчен гаять зур Россия базарына чыгу мәйданчыгы була ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Мерсин шәһәрендә узган Татарстан-Төркия эшлекле форумында белдерде. Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында «Ашут Файбергласс» пыяла җепселләреннән торбалар җитештерү заводында булды (Мәрсин шәһәре).
Танышу экскурсиясе барышында ТР Президентын Мәрсин провинциясе губернаторы (Төркия Республикасы) Хәсән Басри Гүзәлоглу һәм Мәрсин шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи белән очрашты.
Очрашу бүген Төркия Республикасының Мәрсин шәһәрендә булачак Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды.
Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары–сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Төркия Республикасында Россия Федарациясе Илчелеге киңәшчесе Александр Епифанов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мерсин провинциясенең Тарсус шәһәрендәге “Азнакай” паркында булды (Төркия Республикасы). Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр салды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Адананың Хаҗи Сабанҗи исемендәге оештырылган сәнәгать зонасында булды. ОСЗ идарәсе рәисе Бәкир Сүтҗү Рөстәм Миңнехановка сәнәгать зонасының презентациясен уздырды. Аның сүзләренчә, бу Төркиянең иң эре махсус сәнәгать зоналарының берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре барышында Адана провинциясе губернаторы Хөсәен Авни Джош белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Илчелегенең Төркиядәге киңәшчесе Александр Епифанов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “ОЭЗ ППТ Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “ОЭЗ Иннополис” ААҖ генераль директоры Игорь Носов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агеев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2014 елның 29-30 май көннәре). Адана шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Адана провинциясе губернаторы урынбасары Җамалетдин Җантүрк каршы алды. Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак.
Дәүләт, Россия нефть химиясе предприятиеләренең конкурентлы өстенлеге буларак, нефть химиясе эчке базарының актив үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта бүген Уфада “Зур химия” IV халыкара форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ел саен әлеге форумда 600гә якын катнашучы җыела – тармак белгечләре һәм Россия иң эре компанияләренең вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, якын һәм ерак чит илләре рәсми делегацияләре һәм бизнес вәкилләре, фән һәм тармак ассоциацияләре вәкилләре катнаша.