ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда “Шарм” сәнгать үзәге ачылышы балалар өчен чын бәйрәм булды. Үзәкнең тантаналы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бала-Сити» полилингваль балалар бакчасында булды. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасында балалар өчен беренче стационар хоспис ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Химиклар” мәдәният йорты янындагы паркта күп функцияле мәйданчыкта булды. Паркны реконструкцияләүгә бәйле алдагы планнар турында республика җитәкчесенә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

Бүген, 2014 елның 2 июнь көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” автойөрүдә катнашучылар белән очрашуы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында трансляцияләнәчәк (www.prav.tatarstan.ru). Чара Казан үзәгендә, Казан Кремленең Спасс манарасы янында узачак.


1
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Хөкүмәте кубогына картинг буенча ярышлар уза. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган турнир республикада тугызынчы ел рәттән уздырыла.

31
май, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара Fair Play комитеты президенты Йено Камути белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма (АНО) җитәкчесе Азат Кадыров катнашты.
Республика кырларындагы игеннәргә һава шартларының тәэсире турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 40 муниципаль районда 793 объектның 784ендә башланган. Ике атна өчен динамика 28 йорт тәшкил итә. 6 муниципаль районда 12 объектта эшләр графиктан 20%ка артта бара.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык (ТКХ) министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

30
май, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Чукурова Макина компании» идарәсе рәисе Али Самса Карамәхмәт белән очрашты.

Очрашу «Чукурова Макина» заводы территориясендә узды, анда Мәрсин провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International