Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстанның чигелгән картасын» - республика картасы рәвешендәге бердәм картина төзергә планлаштыра, анда һәр район җирле халык традицияләре нигезендә чигәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Татарстан Республикасының тулаем уңышлы үсеше безнең муниципаль берәмлекләренең иминлегеннән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә республика җитәкчелеге урыннардагы эшләрнең торышына, территорияләрне перспективалы үстерү бурычларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә. Бу турыда бүген Лаеш муниципаль районы Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә һәм 2023 елга бурычларга багышланды.
Төп нотык белән Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә.
ТР вице-премьеры Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов озатуында Столбище авылындагы берничә предприятиедә булды.
Сарман районы шактый үсеш потенциалына ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Сарман районы Советының хисап утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Сарман муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.
2023 ел уңышы өчен көзге культуралар 472 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан көзге бодай – 378 мең га, көзге арыш – 89 мең га. Шул ук вакытта көзге культураларның 40%ы оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелгән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында илкүләм проектларның, республика һәм дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Зеленодольск муниципаль районында булды. Визитының максаты - Зеленодольск муниципаль районы һәм Зеленодольск шәһәр Советының уртак хисап утырышында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш башланыр алдыннан Роман Шәйхетдинов мәгариф һәм мәдәният тармагы казанышлары күргәзмәсен карады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк. Чара Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышы белән берлектә узачак.
Төп тема - 2023 елда Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү. Нотык белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясаячак.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.