Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексын ачуда катнашты.
2023 елда Кече шәһәрләр бөтенроссия конкурсында Татарстанның җиде шәһәре һәм Свияжск авылы катнашачак. Барлык катнашучылар җиңү яулаган очракта, алар республикага 675 млн сум күләмендә грант ярдәме китерә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Иртәгә, 7 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Татарстан - табигый экосистемаларга антропоген йөкләнешле, сәнәгате үсеш алган төбәк, шуңа бәйле рәвештә биологик төрлелекне, татарстанлыларның тормышы өчен уңайлы мохитне тәэмин итүдә Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының роле бәяләп бетергесез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Коллегия утырышы Биологик ресурслар буенчаТР дәүләт комитетының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары тоташтырылды.
Иртәгә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы була. Төп тема - ведомствоның 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлары.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында утырышны онлайн-трансляцияләү оештырылачак.
Иртәгә, 28 февральдә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы ДОСААФы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты.
Төбәк берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин сөйләде.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Барлык районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген, Ватанны саклаучыларкөнен бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды - анда «Казан» атом су асты көймәсе командиры Вячеслав Самойлов, «ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьләр иҗтимагый оешмалары рәисләре, яшь армиячеләр катнашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады. «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре 23 февральдә үзләренең төп бәйрәмен - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр, - диелә котлау текстында. - Бу бәйрәм Ватаныбыз өчен хезмәт иткән, хәзер хәрби вахтада торучы, Россия армиясе һәм флоты сафларына керергә әзерләнүче, шулай ук дәүләтебездә тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән иминлеккә ирешкән, бөек Ватаныбызның данын һәм куәтен ныгытучы һәркемгә тирән ихтирам билгесе булып тора.