Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда икътисадның инвестицион өлеше турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган елда төп капиталга инвестицияләр 520 млрд.сум тәшкил итте. Үсеш 5,5 процент тәшкил итте. "Нефть эшкәртүдә яхшы нәтиҗәләр бар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Әле яңа гына техник регламентка тәңгәллек турында нәтиҗә алынган. 2016 нчы елга эшкәртү тирәнлеге 98 процент булачак. Быел без гидрокрекинг һәм майларны эшләтеп җибәрәбез”.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Кырым Республикасында Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге гамәлгә куелды. Татарстан Республикасының Кырым Республикасында Даими вәкиле булып Илмир Тимергалиев билгеләнде.
Кырымтатар халкының VI чакырылыш Корылтаеның чираттан тыш II сессиясе бүген Бакчасарайда уздырыла. Корылтай эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов һ.б. рәсми затлар катнаша. Корылтайның бүгенге утырышында Кырымда кырымтатар милли автономиясен булдыру турындагы мәсьәлә каралышка тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Мәҗлес әгъзасы, Кырым Дәүләт советы депутаты Рәмзи Ильясов, дип тапшыра “Крыминформ”.