ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Сенаты Рәисе Сәед Наяр Хөсәен Бохари белән очрашты. Очрашу Kazansummit халыкара инвестицион форумы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Kazansummit халыкара инвестицион форум үзен Россияне ислам дөньясы белән якынайтучы мәйданчык буларак күрсәтте. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган 5нче Kazansummit форумы кысаларындагы иртәнге эшлекле аш вакытында белдерде.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген, Өлкәннәр көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Тантана “Казан” ММҮдә узды.

Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

4 октябрь, җомга көнне, иртәнге 9да бөтен Татарстан муниципаль берәмлекләре буенча сирена кычкыртылачак, бу бөтен Россия буенча шулай һәм “Внимание, всем!” дигәнне аңлата.
Бүген илдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Барлыгы 150 меңнән артык Россияле, шул исәптән 4 меңнән артык Татарстанлы көзен 1 еллык, ягъни сроклы хезмәткә җибәрелергә тиеш. 1986-1995 елда туган егетләрнең беренче партиясе октябрь ахырында озатыла, соңгылары – декабрь беткәнче.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Очрашуда Татарстан нефтьчеләренә һәм юл салучыларына “Эколаб” (Ecolab Inc.) һәм “Налко” белән "ТИОРКО” бүлендек фирмаларының яңа технологияләре тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Йокогава электрик корпорейшн" компаниясенең Идарә рәисе - генераль директоры Шузо Кайхори белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, КНИТУ ректоры Герман Дьяконов катнаштылар.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның сигез ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм октябрьгә, быелның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, компаниянең 2014 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары буенча фикер алышынды.


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Чабаксарда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия эчке эшләр министры урынбасары Михаил Ваничкин уртак киңәшмәдә милләтара конфликтларны кисәтү һәм милли анклавларның күпләп урнашу урыннарында тәртипне тәэмин итү буенча федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең эшчщнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International