ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан РФ Оборона министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча билгеләгән йөкләмәсен үтәде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 28 октябрьдә Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизацияләнүне тәмамлау турында хәбәр итте, гаскәрләрне 300 мең резервчылар белән өстәмә рәвештә тулыландыру бурычы үтәлгән.


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр буенча бюджет йөкләмәсен үтәү, шулай ук җир һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдындагы бурычларны киметү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларының ничек үтәлүе турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста шәһәр халкы, шулай ук «Атомдата-Иннополис», «Росэнергоатом» концернының бүлендек компаниясе («Росатом» дәүләт корпорациясенең электр-энергетика дивизионына керә) хезмәткәрләре 466 ылыслы агач һәм 50 куак утырттылар. «Агач утырт» акциясе эре җитештерү объекты Росатом МЭҮ төзелә торган территориядә яшеллекне компенсацияләү кысаларында үткәрелә. Яңа дата-үзәк 2 мең киштәгә исәпләнәчәк, аларның яртысын киләсе елда ук сафка кертәчәкләр. МЭҮнең тулы куәте 16 МВт булачак.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Иннополиста «Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» өченче бөтенроссия чемпионаты ачылды – «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, анда иң көчле программистлар Иннополис Университеты, «Шереметьево» халыкара аэропорты, Россия Почтасы өчен гамәли чишелешләр булдырачак һәм 3 млн сум күләмендәге приз фонды өчен көрәшәчәкләр.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

2023 елда универсаль пособие буенча түләү күләмен билгеләү өчен дифференциаль алым кулланылачак. Бу гаиләнең җан башына уртача керем күләменә бәйле булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

"Өч вариант мөмкин: балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 һәм 100%. Айлык түләүнең база күләме балалар өчен яшәү минимумының 50% тәшкил итә", - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге «Иннополис» махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы кысаларында «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ партнеры статусын алды. Иннополиста компания Татарстан Республикасының фәнни-җитештерү һәм IT-компанияләре белән хезмәттәшлек итү өчен компетенцияләр үзәге төзергә планлаштыра.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар! Кадерле ватандашлар!

Чыгышымны Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов ярты гасыр элек язган сүзләрдән башлыйсым килә.

Бер канатың була туган телең,

Бер канатың була туган җир;

Кошка гына түгел, кешегә дә

Канат кирәк була торгандыр.

Син чыннан да, илем, әкияттәге

Чабып барган атка охшаган.

Шушы ике канат бар чагында,

Киләчәккә, илем, ышанам.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда әтиләре өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган 18 яшькә кадәрге һәр балага 20 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләү каралган, аларның. Аларны инде киләсе атнада ук исәпли башлау планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International