ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарманда “Агромастер” производство компаниясендә, “Сарман-ит” җитештерү кооперативында һәм “Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Шулай ук республика башлыгы район Мәдәният йортында күргәзмәдә инвестиция проектлары белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эш исемлегенә мәктәп бәдрәфләрен ремонтлау да өстәлде.

17
февраль, 2012 ел
җомга
Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ нең 2 меңләп хезмәткәре, 4 нче март – РФ Президентын сайлау көне якынлашу уңаеннан, РФ Премьер-министры, РФ Президентына кандидат булган Владимир Путин кандидатурасын яклап митингка чыкты. Бу чарада ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Минтимер Шәймиев, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре башлыгы Дамир Фәттахов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” оешмасы генераль директоры Леонид Алехин катнашты. Митингны “Казаноргсинтез” ААҖ профком рәисе Илшат Минһаҗев алып барды.
Бүген Түбән Каманың “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексында хезмәт коллективы җыелышы узды. Анда “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Татнефть-Нефтехим” төркемәнә кергән берничә заводның 1 меңнән артык хезмәткәре катнашты.
ТР Менделеевски районы җитәкчелегенә яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкнын районнан китүен туктату өчен икътисадны, социаль инфраструктураны үстерү, яңа эш урыннары булдыру зарур. Бүген Рөстәм Миңнеханов Менделеевски муниципаль район Советы сессиясендә шундый фикер белдерде.
ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондына Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән “Гиннесның дөньякүләм рекордлары сертификаты” килде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевски районына эш сәфәрендә РФ Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе суд приставларының районара бүлегенең яңа бинасында булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына сәфәрен 850 еллык тарихы булган Түбән Ушма авылыннан башлады. Түбән Ушма райондагы иң эре торак пункт санала. Биредә бүген 380 хуҗалык исәпләнә. Авылның икътисади-социаль үсешенә бирегә 3 ел элек инвестор булып килгән Рифат Мотыйгуллин зур өлеш кертә.

16
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Алабуга районы Советының XIV сессиясендә 2011 елга нәтиҗә ясадылар. Сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика ведомстволары һәм Алабуга преприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
“Сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы сәнәгате зур үсештә булган Татарстан өчен гаять актуаль”. ТР Премьер- министры Илдар Халиков бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бу киңәшмәдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International