ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Баулы муниципаль районында булды. Республика башлыгы берничә объект белән танышты һәм 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга билгеләнгән бурычлар буенча Баулы муниципаль район Советы утырышында катнашты.
Апрель аенда Россия беренче тапкыр Ауропа бизнес-ангеллары ассоциациясе конгрессын кабул итәчәк. Ул Татарстан башкаласында VII Казан Венчур ярминкәсе кысаларында узачак. Венчур ярминкәсе 25 апрельдә ачыла.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан чираттагы декларация компаниясе старт алды. Аның барышында гражданнар 2011 елда алынган керемнәре хакында тулы хисап бирергә тиеш. Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, быел салым органнарына керемнәре турында 90 меңнән артык гражданнан декларация алыныр, кампания йомгаклары буенча физик затлар кеременнән 430 млн сумлык салым җыелыр дип көтелә. Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта җиткерде.

6
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты булу тәкъдимен кабул итте.
Бүген Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның иҗтимагый комитет вәкилләре белән очрашуында катнашты. Очрашуда сәяси системаны реформалау турында сүз барды.

5
февраль, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Презиңенты Казан үзәгендә төзелеш объектлары белән танышты. Республика башлыгы ТР башкаласының тарихи өлешендәге вәзгыять белән танышты. Президент  белән бергә Казан үзәгенә шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, ТР архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да юл тотты.

4
февраль, 2012 ел
шимбә
Татарстанлыларга ана капиталы өчен бүлеп бирелгән 19,8 млрд. сум әлегә файдаланылмаган. Бу акчаларның 60 процентын Казанда яшәүче әниләр алган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстанда 2012 елда капремонт ясалырга тиешле 154 гомуми белем бирү мәктәпләр исемлеге расланган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин видеоконференция режимында узган Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә белдерде.
Татарстанның 17 муниципаль берәмлегенең 145 йортында капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

3
февраль, 2012 ел
җомга

Пенсионер өйдә утыра, пенсия ала, сериаллар карый торган кеше генә түгел, ә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы да. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Пенсия фонды Татарстан буенча бүлеге советының “Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Республикасы буенча органнары эшчәнлегенең 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елда РФ Пенсия фонды ТР буенча системасының эш нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы” киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырышта РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, Татарстан буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, республика Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International