ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе Башкортстанда эш сәфәрендә. Делегация составына министрлыклар, предприятие-оешмалар җитәкчеләре кергән.

21
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Медиаклубның беренче очрашуы узды. Анда Татарстаннан чыккан һәм республика белән актив хезмәттәшлек итүче 60 тан артык журналист катнашты.
Авыл-район җирләрендә халыкны көнкүреш максатлары өчен һәм эчә торган су белән тәэмин итү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Болай да соңгы елларда көн кадагында торган бу проблеманы быелгы коры җәй тагын да кискенләштерде. Төбәкләрдә су белән тәэмин итү корылмалары, насослар, су җибәрү челтәрләре, нигездә, 1970-80 нче елларда төзелгән объектлар. Бүген аларның күбесе яңартуга мохтаҗ. Моңа кадәр башкарылган вак ремонт эшләре генә хәлне җиңеләйтә алмады. Бүген шушы һәм муниципалитетларны борчыган башка актуаль мәсьәләләрне ТР Муниципаль берәмлекләр советының V съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров күтәреп чыкты. Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. катнашты.
2010 елда Республика суд приставлары хезмәтенә 22 млрд. 439 млн. сумлык 1 миллионнан артык башкарма производство тапшырылган. Бер пристав бер ай эчендә уртача 199 суд карарын тормышка ашырган, ягъни теге яки бу өлкә буенча бурычларны җыеп алу юнәлешендә эш алып барган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы – баш суд приставы Хәмит Шәрипов белдерде.

20
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Һөнәри бергәлекләр Федерациясе, эш белән тәэмин итүчеләрнең Координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2011 елда социаль-икътисадый сәясәтне алып бару һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү турында өчьяклы Республика килешүенә кул куелды. Рәсми документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Һөнәри бергәлекләр Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең Координацион шурасы рәисе Александр Лавреньев имзалады. Җыелышта шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль үсеш министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов та катнаштылар.
Бүген “Пирамида”да фән һәм эшмәкәрлекне хөрмәтләү тантанасы узды. Биредә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея”республика конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, “Россия венчур компаниясе” ААҖ инвестицияләр һәм экспертиза директоры Ян Рязанцев, Россия туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университеты Попечительләр советын җитәкләде.

Республика башлыгы кандидатурасын югары уку йорты Попечительләр советының барлык әгъзалары да хуплады.

18
декабрь, 2010 ел
шимбә
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында гамма-нурланышны куллану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Бүген Казанга эш визиты белән килгән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов 2013 елгы Универсиада объектларында булды, шулай ук Әмирхан һәм Ямашев урамнары чатында төзелүче юл-транспорт чишелешен карады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү системасын камилләштерү һәм күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын арттыру” мәсьәләсенә багышланган зона киңәшмәсендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International