Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенһагенда берничә очрашу үткәрде.
Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Дания башкаласы Копенһаген шәһәренә Россия Президенты Дмитрий Медведев делегациясе белән бергә килде. Дмитрий Медведев Дания корольлегенә эшлекле сәфәр кыла.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, бүген Рөстәм Миңнеханов “Rockwool” компанияләр төркеме президенты Элко Ван Һилл белән очрашты. Сүз “Алабуга” ирекле икътисадый зонасында яңа җитештерү төзелеше турында барды.
Илдә иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент старт алганга ай ярымнан артык вакыт узды. Шул дәвердә Россия күләмендә иске автомобиль хуҗаларына 60 меңнән артык таныклык бирелгән, таныклык хуҗаларына 23 мең автомобиль сатылган. Татарстанга килгәндә, шушы вакыт эчендә автомобилен утильгә тапшырган 2780 кешегә таныклык бирелгән, 2004 автомобиль сатылган.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Николай Никифоровны тәкъдим итте. Элек ул республиканың Мәгълүмат технологияләре үзәген җитәкләгән.
“Соңгы елларда республикада галимнәр, яшь белгечләрнең аңнарын “уятып”, аларны яңа технологияләр, җиһазлар төзүгә кызыксындыруга зур игътибар бирелә. Россия һәм аннан читтә Татарстан белән кызыксыну да арта бара”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов биш ел дәвамында Казанда венчур ярминкәләре уздыруда ирешелгән төп нәтиҗәләр дип әнә шуларны атады. Президент бу фикерен бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсенең пленар утырышында җиткерде.