ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте йортында җәйге каникул вакытында балалар имгәнүен кисәтү буенча чаралар турында брифинг узды. Анда  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев, ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов катнашты.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Идел буе районында Республика матди ярдәм үзәгендә булды.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы өчен Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында гражданнарга социаль ярдәм чараларын тәкъдир итү булды. Шулай ук Алексей Песошинга 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга түләүләр турында сөйләделәр.

Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасында бу атнада 362 яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлде, узган атнада исә - 445. 

Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекләргә сыйфатлы азык әзерләү барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, алдагы атна - күп еллык үләннәрне җыю чоры. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларының ихтыяҗлары - шартлы терлек башына 30 центнер азык. 

 

Татарстан Республикасында  апрельән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар-экологик ике айлык тәмамланды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, муниципаль берәмлекләрдә башкарма комитетлар шул уңайдан  төзелеш мәйданчыкларын тәртипкә китерде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан 468 тикшерү үткәрде. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын тозу өчен 2 млн. 560 мең сумлык 65 карар чыгарылган. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

 


5
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ  Директорлар Советы рәисе Алексей Песошин уздырды.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Хөкүмәте йортында “Экояз  2020” санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясадылар.

Брифинг Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм  "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" АКО җитәкчесе Константин Калинин куйдылар. 

Имзалау дистанционрәвештә видеоконференцэлемтә реңимында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казан милли тикшеренү технологик университетының (КНИТУ) гыйльми советы әгъзалары белән очрашты.

Очрашуның төп максаты – КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International