ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2018 ел
җомга

Кеше капиталы – Стратегия-2030 ның төп кыйммәте. Татарстанның шәһәр пространствосында дизайн өлкәсендә эшләнүче эшләр кешегә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Казанда, SIYUM дизайн һәм архитектура инвестицион беренче Халыкара форумында Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт эшләре бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Хөкүмәте йортында Казанның җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар 2033 елга кадәр булган башкаланың җылылык челтәрләрен яңарту планын, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен  карадылар. 


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы башланды. Быел ул тугызынчы тапкыр уза.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, быел конкурсны дүрт номинациядә уздыру турында карар кабул ителгән: “Экология”, “Рух һәм мәдәният”,”Спорт” һәм “Яшьләр инициативасы”.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.  Төп докладны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады.

Ул, аерым алганда, цифрлы икътисадның төп тенденцияләре һәм юнәлешләре, аның дөньяда һәм Россиядәге үсеше турында кыскача сөйләде.


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, бүген иртән Алексей Песошин “Балыкчы. Аучы” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашты.

Күргәзмә гадәтттәгечә “Казан ярминкәсе” КҮ территориясендә узды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Балыкчы. Аучы” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашты.

Күргәзмә гадәтттәгечә “Казан ярминкәсе” КҮ территориясендә уза.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда узган Ватанны саклаучылар айлыгына нәтиҗәләр ясалды.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Анда Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, “Юнармия” бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Бородин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.

Бүген «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр» ITS Forum-Kazan V халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнаша.

Пленар утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар ITS Forum-Kazan конференциясе кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.


25
февраль, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International