Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГИПО ФҖБ» АҖ коллективын берләшмә төзелүгә 60 ел тулу белән котлады.
Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.
«Сезне чын күңелдән «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә 60 ел тулу белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Бу еллар эчендә зур булмаган филиалдан федераль дәрәҗәдәге фәнни-җитештерү берләшмәсенә кадәр юл узылган. Сезнең предприятие Россия оборона сәнәгате флагманнары белән беррәттән тора. Сезнең уңышлар горурлык хисе уята! Соңгы 10 ел эчендә продукция чыгару күләме һәм табыш алты мәртәбә арткан, хезмәт җитештерүчәнлеге – җиде мәртәбә».
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Комиссия әгъзалары “Техника-Агро” ҖЧҖ компаниясенең ТОСЭР территориясендә авыл хуҗалыгы тагылмалы техника җитештерүне булдыру буенча инвестицион поектын карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан зооботаника бакчасына җәнлекләр алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, Казан зоопаркы вәкилләре, Nature resource network компаниясе директоры һәм милекчесе Мартин Дэйви катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казанда булачак WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Чиләбе шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIV Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев рәислегендә узды.
Форумның темасы – «Кеше капиталын үстерү». Чара Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 25 еллыгы уңаеннан уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Актүбә өлкәсе (Казахстан) Хакимәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе Хакиме Бердыбәк Сәпәрбаев кул куйды.
Имза салу тантанасы Чиләбе шәһәрендә Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIV форумы кысаларында узды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты - XIV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумы. Форум кеше капиталы темасына багышлана.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Арча районына эш сәфәре кыла.
Арчада Рөстәм Миңнеханов 500 урынлык 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү учреждениесен ачу тантанасында катнашты.
Чыгышында ТР Президенты район халкын бу күңелле вакыйга белән котлады, ә төзүчеләргә сыйфатлы мәктәп бинасы төзүләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең яңа күп функцияле үзәге (КФҮ) ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.