ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Поповка "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медален тапшырды. Дәүләт бүләге "республиканың халыкара элемтәләре үсешенә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, тынычлыкны  һәм динара татулыкны сакалуга керткән өлеше" өчен тапшырылды. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Әсхәт Нускабай беренче Генераль консул булды, тиешле срогы узу сәбәпле Татарстанда үзенең эшчәнлеген тәмамлый. Алга таба ул үзенең дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербургта дәвам итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Мисыр эшлекле советы рәисе Михаил Орлов белән очрашты.     

Очрашуда катнашучылар Мисыр компанияләре белән эшлекле багланышларны үстерү буенча уртак гамәлләр турында, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә конкрет проектлар эшләү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шишеҗам» Төркия компаниясе генераль директоры Әхмәт Кырман белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты. 


6
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу белән котлады.


4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында күчмә авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте һәм ярминкә чараларына чакырды.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда  43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә  куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Хадыклар бердәмлеге көне белән котлады. 

"Әлеге бәйрәм безгә тарихыбызның батырлык битләрен, гореф-гадәтләрен, Россия халкының гражданлык һәм ватанпәрвәрлеген искә төшерә, - диелгән телеграммада. - Ул уртак йортыбыз - бөек Россия иминлегенә ирешү өчен кирәкле милли ризалык, бердәмлекне символлаштыра. Күп гасырлар дәвамында мәдәни һәм рухи мирасны саклап, без хәзерге заманның бөтен каршылыкларына тора алабыз, илебез үсешен тәэмин итә алабыз". 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар килде.

Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады. 

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! - диелгән телеграммада - Халыклар бердәмлеге көне белән Сезне котлыйм. Ватанпәрвәрлек, гражданлык, Ватан тарихын хөрмәт итү, аның язмышы өчен җаваплы булу, авырлыкларны кичерергә, бөек мәмләкәтне үстерергә ярдәм итеп, халкыбызны берләштереп торды".

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Россиянең истәлекле даталары арасында бу көн әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт  узды. Шул рәвешчә, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга этәргеч бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International