ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста 1 нче Россия яшьләр архитектура биенналесын әһәмиятле вакыйга дип атады.

"Яңа уңыйлы мохит. Прогрессив архитектура алымнары. Россия һәм чит ил тәҗрибәсе" пленар сессиясендәге чышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан әлеге чараны үзендә ел саен кабул итәргә әзер.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясетөзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень Иннополиста 1 нче Россия яшьләр архитектура биенналесында финалга чыккан проектлар белән танышты. Кунаклар идеяләрнең күптөрле булуын билгеләп үтте. Тәкъдим ителгән проектлар яшь архитекторларның уңайлы торак кварталы буенча фикерләрен чагылдыра: макетлар футуристик, ностальгия-европача һәм экстравагант юнәлештә эшләнгән.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетының иң яхшы беренче курс студентлары белән очрашты.

Очрашу Иннополис университетында узды, анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Испаниядән, Һиндстаннан, Франциядән, Непалдан һәм башка илләрдән киеп укучы студентлар катнашты.   

 «Ышанам, сез дөрес урынга эләккәнсез. Чөнки бу уку системасы конкрет нәтиҗәгә нигезләнә. Студентларны сайлап алу дәрәҗәсе югары, бүген без куйган бурычларны исәпкә алсак, университет – төп тупланыш урыны. Бу куәтле һәм эре Россия ИТ-үзәге булырга тиеш. Монда бөтен шартлар да тудырылган: менә дигән уку корпусы, яшәү урыннары. Иң мөһиме – монда Россиядән, шулай ук чит илләрдән килгән мөгаллимнәрнең куәтле системасы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аралашу барышында студентлар Рөстәм Миңнехановка үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.   


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Экология елы кысаларында Татарстан Республикасында чаралар уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында белдерде.  Бу чара Түбән Камада “ТАНЕКО” АҖ бинасында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.

Рөстәм Миңнеханов "Роскосмос" дәүләт корпорациясендә булды, анда ул  дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.

Аннан Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" ДК арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә узды. 

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә агымдагы елга билгеләнгән эшләрне вакытында төгәлләү кирәклеге әйтелде. “Ефәк юлы” транснациональ номинациясен булдыруда кайбер илләрне активлаштыру ассызыкланды һәм шуңа бәйле Татарстанның фәнни оешмалары проектка кушылырга әзер булуларын белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. 

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең үзәк өлешендә берничә объект төзү һәм төзекләндерү турында мәгълүматны хәбәр итте.

Федераль балыкчылык агентлыгы белән Татарстан Республикасы аквамәдәният һәм балыкчылык буенча үзара хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.

Документ Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында имзаланды.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи белән очрашты. Очрашу ТР Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хәзерге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. "Безнең багланышлар күп төрле. Элемтәләр нигезен халыкара мөнәсәбәтләргә бер төрле караш, глобаль һәм төбәк дәрәҗәсендә көн тәртибендәге төп темалар буенча мөнәсәбәт охшаш булуы тәшкил итә", - дип белдерде Татарстан Президенты.

 

Бүген Казанда  «Пирамида» КККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның алтынчы киңәйтелгән утырышы узды.

Республиканың мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары тәкъдир ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырышның турыдан-туры трансляциясе республиканың әйдәүче массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында оештырылды. Залды барлыгы 460 кеше иде, шуларның 260сы кече һәм урта бизнес вәкилләре.

Утырышта гадәттәгечә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Утырышның модераторы – Тимур Әхмәров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International