Иртәгә, 2017 елның 11 октябрь көнне, Татарстан Республкасы Хөкүмәте сайтында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VI киңәйтелгән утырышыннан туры трансляция алып барылачак.
Чара "Пирамида" КСКК мәйданында уза, иртәнге 10.00 башлана.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды.
Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы"ның яңав офисыннда булды (Кутузов проспекты, 32).
Рөстәм Миңнехановка, алдынгы технологияләрне кулланып, заманча җиһазланган бинаны күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Тарихи собор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 4 ноябре Указы нигезендә яңадан булдырыла. Проект “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, Үзбәкстан делегациясенең Казанга визиты Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан белән Үзбәкстанның киләчәк хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.
Татарстанда “Урман атналыгы -2017” акциясе кысаларында 800 мең агач утыртылган. Табигатьне саклау акциясендә республиканың 20 меңләп кешесе катнашкан. Әлеге саннарны бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Урман хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Әмир Бәдертдинов җиткерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” уенчылары һәм тренерлары белән Казан Кремлендә очрашты. Искәртәбез, күптән түгел алар ир-атлар командалары арасында Суперлигада Россия чемпионнары булып танылды. Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.
Казанга бүген Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов килде.
“Казан” халыкара аэропортында Голумҗон Ибраһимовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс» компаниясе генераль директоры Александр Шульгин белән очрашуда Татарстан белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.
Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең эшчәнлектә һичшиксез өстенлекле юнәлеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең яшьләр тирәлегенә террорчылык һәм экстремизм идеологиясе, милли һәм дини экстремизм һәм ксенофобия үтеп керүгә, шулай ук җинаятьчел субкультурага каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр һәм оешмалар җитәкчеләре, территориаль федераль структуралар вәкилләре катнашты.
«Төркиләр алтыны» форумы яшь төркиләр бергәлеге өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төркиләр алтыны» II бөтенроссия яшьләр форумын ябу тантанасында хәбәр итте.
Чара бүген Казан Ратушасында узды. Тантанада Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.