ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Nores Watertech Норвегия компаниясе һәм «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы Татарстанда елына 3 мең тонна күләмендә сөләйман балыгы җитештерүче завод проекты төзелеше буенча инвестицияләр нияте турында килешү имзаладылар

Документ "Корстон" КСККнда бүген ачылган 47 нче Балыкчылык буенча Россия-Норвегия уртак комиссиясендә имзаланды. Килешүгә имзаларын "Идея" технопаркы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимов һәм Норвегия компаниясе вәкиле Тронд Вегер куйдылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Василий Соколов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиядән килгән төрки дөньяда танылган галимнәр – тарихчылар, профессорлар, тарих фәннәре докторлары Илбәр Ортайлы һәм Ташансу Түркәр белән очрашты.

Аккош күле системасын Изумрудное күле суы белән тутыра башладылар. Су үткәргечнең озынлыгы 1,5 чакрым һәм куәтлелеге 160 кВтны тәшкил итә. Проектны “Татмелиорация” оешмасы әзерләгән.

Су җибәрү буенча рәсми тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында берничә инвестицияләр проеклары расланды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Алабуга мунициапаль районы, Чаллы һәм Түбән Кама вәкилләре катнашты.


7
октябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген республикада “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе кысаларында “Вахитов” скверында яшь агачлар утыртылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да истәлекле чыршылар аллеясы утырту акциясендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Кол Гали урамындагы автомобиль юлы белән "Миңнебай - Казан" магистраль газ үткәргече һәм "Миңнебай - Казан" магистраль этан үткәргече киселешендә үзгәртү эшләре барышы белән танышты.

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә Россия Федерациясенә Согуд Гарәбстаны Мәлигенең дәүләт визиты кысаларында узды.  

Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда төп министрлар катнашты. Очрашуда тагын Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген картинг буенча республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бу чарада катнашучыларны Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Шамил Гафаров картинг автомотоспортның нигезе булып тора, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, спортның техник төрләре буенча безнең ил зур уңышларга ирешкән.

Бүген Казанда, «Корстон» КСККда Халыкара укытучы көнен бәйрәм итүгә багшыланган тантана узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Театрлаштырылган тамашадан соң Рөстәм Миңнеханов республикаың мәгариф өлкәсе вәкилләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International