ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Спорт ушуы буенча 14 нчы Дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ярышларда гадәттә 64 илдән 900 көрәшче катнаша, чемпионат Россиядә беренче кат уздырыла. Алты көн дәвамында, 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Россия, Иран, Кытай һәм башка илләрдән көрәшчеләр чемпион исеме өчен ярышачак. 

 

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэлектромонтаж» АҖ  Казан предприятиесен оешуына 60 ел тулу белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затларны «Татэлектромонтаж» АҖ  генераль директоры Дмитрий Солуянов озата йөрде. Алар цехны карады, предприятие продукциясе белән танышты. Кунакларга шулай ук оешма тарихы турында сөйләделәр. 

Цехта электр щитлары өчен җиһазлар, яңа яктырту җиһазлары һәм мобиль тест җайланмаларын күрсәттеләр. 

Шуннан тантаналы митинг узды, анда предприятие хезмәткәрләре, ветераннары, кунаклар катнашты. 

 

Милли музыка мәдәниятен саклап калу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Композиторлар бергәлеге һәм Н.Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан дәүләт консерваториясенең яңа уку бинасында узды. Объект капиталь ремонтланган, шуннан соң монда берьюлы ике факультет ачылган – халык кораллары һәм татар музыка сәнгате факультетлары.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлары берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды (Казан, Лобачевский ур., 10). Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр. Искәртик, әлеге бина 1906 елда төзелгән һәм М.И.Подуруева-Стахеева утары комплексына керә һәм архитектура һәйкәле дип санала. Бина турында аңлатмаларны Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин биреп барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә проектлар урнаштыруга килешү гаризаларын карау буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада Чаллы шәһәре хакимияте һәм башка дәүләт органнары вәкилләре катнашты.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды,  анда шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка белән очрашты. Чара ТР Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды. Искәртик, Юрий Чайка Казанда Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара советның чираттагы утырышын уздырды.

Бүген КФУның төп бинасының актлар залында “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров студентлар алдында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Россиянең зур нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре җитәкчеләре озатуында КФУга килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International