ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Югары икътисад мәктәбенең Милли-тикшеренү институты Урбанистика югары мәктәбендә укуга Татарстан Республикасы Президенты грантларын алуга конкурс игълан ителде.

Биш студентка “Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру” халыкара магистр программасы буенча белем алуга Татарстан Президенты грантлары биреләчәк.

Гаризалар 2017 елның 10-24 июлендә кабул ителә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Вавиот» компанияләр төркеме эшләгән коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен ерактан тапшыру системасын гамәлгә кертү эшен дәвам итә.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Геолог һөнәре – яшь кешеләрнең һөнәр сайлавы гына түгел, күпләр бу һөнәр белән мәктәптә үк кызыксына башлыйлар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның III Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында хәбәр итте.

Чара Әлмәт мунициципаль районының балаларны савыктыру лагерында узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркын ачты.

"Кванториум" - балаларның заманча форматта биоинженерия, нейротехнология, программалар язу, нанотехнологияләр, робототехника һәм башка перспектив фәнни юнәлешләрдә мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы.

"Кванториум" балалар технопаркы Әлмәттә Тимирязев урамы, 20 адресындагы бинада урнашкан.

 

Нефть саммиты –  тармак вәкилләре өчен тәҗрибә алмашу һәм нефть базарында булган һәм хәзерге заманның без файдалана торган өр-яңа технологияләрен күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть саммиты-2017гә шундый характеристика бирде, саммитның пленар сессиясеннән соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп.   

Искәртәбез, Нефть саммиты гадәттәгечә бүген Бөгелмә мунициципаль районының Карабаш поселогындагы «Нептун» шифаханәсендә узды.

Татарстан Республикасында 2017 елның 6 аенда 17 млн. 785 мең тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару 102,9 % ка артты. "Татнефть" 14 млн. 202 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 % ка артык. Бу хакта бүген Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бөгелмә муниципаль районының Карабаш авылында гадәттәге Нефть саммиты уза. Анда Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитында тәкъдим ителгән күргәзмәне карады.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йоргән затлар "Татнефть" ГАҖ конкурсында катнашучы студентларның фәнни-тикшеренү эшләре презентациясен карады. "Татнефть" Россия нефть вузлары арасында конкурс оештырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында нефтьчеләр өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән индивидуаль торак йортларны карап чыкты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә һәм Әлмәт мунициципаль районнарына эш сәфәре кыла.   


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты каршында эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республика ведомстволары һәм министрлыклары җитәкчеләре, 250 бизнес вәкиле катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итте. 

Кабул итү мөрәҗәгать иткән гражданнар яшәгән муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә аша узды.

Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бинасында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International