ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Көнбагыш һәм бөртеккә суктыру өчен игелә торган кукуруз уңышы буенча берникадәр шик-шөбһәләр бар. Алар белән бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уртаклашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышында катнаша.     

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тәкъдиме буенча көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.

Имзалау ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мегафон" ГАҖ генераль директоры Сергей Солдатенков белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Очрашуда төбәктә мобиль элемтәне алга таба үстерү мәсъәләләре турында сүз барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының V киңәйтелгән утырышы онлайн режимда трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында www.prav.tatarstan.ru карап була.

Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга, Успение соборы һәм Свияжcк утрау-шәһәрлегендәге монастырьны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне хуплавы өчен рәхмәт белдерде.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта "Екатеринбург-ЭКСПО" күргәзмә үзәгендә оештырылган ИННОПРОМ-2017 халыкара сәнәгать күргәзмәсен карады. Төп тема - "Акыллы производство. Глобаль алым". Экспозициядә 17 илдән 640 индустриаль компания катнаша. 95 дәүләт үз сәүдә-сәнәгать делегациясен җибәрде.


9
июль, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралның сугышчан даны» хәрби техника музеенда булды. 

Музей комплексы Екатеринбургның юлдаш шәһәре Югары Пышмада урнашкан. Музей илебезнең героик киләчәге турында истәлекне саклау максатларында 2005 елда оештырылган. 

Бүген кич Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстанның Регби федерациясе Президенты Алексей Песошин регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара Казанның Үзәк стадионында узды, анда шулай ук Антимонополия федераль хезмәте җитәкчесе, Россиянең Регби федерациясе Попечительләр советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.

Бүген Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41нче сессиясе карары белән Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрендәге монастырь Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта утырышта рәислек итүче Португалиянең ЮНЕСКОдагы Илчесе Хосе Филип Мендос Морес Кабраль белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International