ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

Кичә, 2017 елның 6 июлендә, кич Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән телефоннан сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов республикада су ташуы нәтиҗәсендә күрелгән зыян турында хәбәр итте.

Искәртик, кичә кич Россия Президенты  РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков белән очрашты.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Boeing Конструкторлык үзәгендә булды.

Boeing компаниясенең Россия һәм БДБ илләрендәге президенты Сергей Кравченко компаниянең Россиядәге тарихы турында сөйләде һәм төп проектларына күзәтү ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Moscow Urban Forum 2017нең «Глобаль идарәчел өндәү буларак» пленар сессиясендә чыгыш ясады.  

Искәртәбез, Мәскәү урбанистик форумы ВДНХның 75 павильонында 6 июльдән 12 июльгә кадәр барачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү урбанистик форумы (Moscow Urban Forum-2017) эшендә катнашты. 

Форум 6 - 12 июль көннәрендә ВДНХ да ( 75нче павильонда) уза.

Форум “Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы” темасына пленар утыршыннан башланды. Утырышта катнашучыларны Мәсәкәү мэры Сергей Собянин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин катнашты. 

“Кече шәһәрләр парклары” партпроекты алдында торган төп бурыч – аны гамәлгә ашурда уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, минималь эш күләмен билгеләү. Шул хакта бүген партия проекты иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның Вьетнам Социалистик Республика делегациясе белән очрашуы узды.

Очрашуда катнашучылар коррупциягә каршы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның агросәнәгать комплексы өлешенә, азык-төлек сәнәгате белән бергә, төбәк җыелма продуктының 11%ы туры килә, былтыр ул 420 млрд.  сумнан артып китте, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе – 238 млрд. сум, эшкәртү сәнәгате - 182 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игенчелек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча АСК төбәк органнары вәкилләре белән уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасының Лаеш мунициципаль районында «Бөтенроссия басулар көне – 2017» инновацион агротехнологик күргәзмәсе-форумы кысаларында Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев рәислегендә барды.

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш муниципаль районындагы эксперименталь кырларында  "Бөтенроссия кыр көне - 2017" форумы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты. 

 

Бүген көннең икенче яртысында Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре КХР авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу җитәкчелегендә “Казан май экстракцияләү заводы”нда (Лаеш муниципаль районы) булдылар.  

Искә төшерәбез, Кытай делегациясе Казанга “Бөтенроссия кыр көне-2017” форумында катнашу өчен килде.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү турында” киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды. Видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәдә төбәк хакимият структуралары, аерым алганда, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, “Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы” өстенлекле программасының катнашучылары, РФ субъектларындагы югары башкарма орган җитәкчеләре, административ юнәлеш өчен җаваплы урынбасарлар, прокуратура органнары, РФ субъектларындагы эшкуарлар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.

Татарстаннан видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International